news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче указларга кул куйды

Указларның текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылачак

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Бүген 2010 елның 25 мартында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләренә керешкәч ТР Президентының “Татарстан Республикасы Президентының үз вәкаләтләренә керешүе турындагы” һәм “Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаруны Равил Моратовка йөкләү турындагы”, шулай ук Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевне “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орлены белән бүләкләү һәм Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләрен үз өстеннән төшергән затка өстәмә дәүләт гарантияләре тәртибе турындагы указларга кул куйды.
Указларның текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot