Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бер атна эчендә республикада барлык судноларны тикшерү бурычы куйды
“Булгар” теплоходын арендалаучы пассажирлар ташу белән законсыз шөгыльләнгән, дип белдерде Идел буе транспорт прокуратурасы вәкиле Сергей Миронов
(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Болгардан Казанга юл алган “Булгария” теполоходы фаҗигасенә бәйле рәвештә, бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәслегендә кризиска каршы үзәкнең Казан-Спас-Кама Тамагы-Яшел Үзән-Тәтеш районнарындагы штаблар белән берлектә видеоконференция режимында киңәшмәсе булды.
Идел буе транспорт прокуратурасы вәкиле Сергей Миронов ТР Президентына хисабында, “Булгария”нең юридик адресы Пермь шәһәре, Орджоникидзе, 11 адресы буенча теркәлгән, Кама елга пароходлыгына карый, аны арендага алган “Бриз” ҖЧҖе “Аргоречтур” җәмгыятенә (ул гражданка Светлана Инякина исеменә теркәлгән) субарендага биргән булган. Быел 15 июнь көнне судно Кама елга регистры экспертизасы тарафыннан техник тикшерү узган, әмма ул туристлар ташу белән законсыз шөгыльләнгән, төгәлрәге, 25 майда эчке су транспортында пассажир ташуга лицензия алу буенча мөрәҗәгать булган, әмма ул канәгатьләндерелмәгән. Хәзер тикшерүләр күрсәткәнчә, теплоходның сул як двигателе эшләмәгән, шуңа күрә, ягулык уң як бортка суыртылган, техник су да шул якта булган. Барган вакытта судно 4 градуска үзәктән авышкан - әлегә ачыкланганнары шул. С.Миронов сүзләренчә, судно соңгы техник тикшерү узган чакта двигатель белән бу хәл билгеле булганмы-юкмы икәнлеге ачыклана. Шулай ук судно кешеләре белән баткан чакта 2 судно узып барганлыгы турында сүзләр бар, бу мәсьәлә дә тикшерелә, гомумән, шулай булган очракта, узып киткән судноларның батучыларны коткару турындагы федераль закон ни дәрәҗәдә башкарылганлыгы ачыклана.
Р.Миңнеханов, бортка нормадан артык пассажир алырга ярамый, төзек булмаган техникада кеше ташырга ярамый - кеше факторы, башбаштаклык биредә күренеп тора, юридик адресы Премьда булса да, безнең тирәлектә кеше ташу белән шөгыльләнгән, димәк, без карап җиткермәгәнбез – безнең өчен ачы сабак бу, дигән фикердә. Татарстан Президенты судно-көймә ише барлык йөзү средстволарын 1 атна эчендә бик ныклап тикшерүне йөкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз