news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Р.Миңнеханов Санкт-Петербургка визиты кысаларында эшлекле очрашулар үткәрде

Барлык очрашулар да «Амбассадор» (Санкт-Петербург) отеленең сөйләшүләр залында узды

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка сәфәре кысаларында эшлекле очрашулар үткәрде.
Республика башлыгы 17-18 июндә ике көнлек эш визиты белән Санкт-Петербургта. Аның сәфәре максатларының берсе – XIV Халыкара икътисади форумда катнашу.
Кичә көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов төньяк башкалага визиты кысаларында “Россия автомобиль юллары” дәүләт компаниясе идарәсе рәисе белән очрашты.
Сүз Россия буенча һәм төбәкләрдә транспорт инфраструктурасын үстерү, икътисадның төп тармакларының берсе булган юл тармагын үстерү өчен шартлар булдыру, шәһәрләрдә җәмәгатьчелек транспорты эшен яхшырту һәм юллардагы бөкеләргә каршы көрәш мәсьәләләре хакында барды.
Яклар “Көнбатыш Ауропа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридоры төзелеше проектын гамәлгә ашыру буенча фикер алышты.
Искәртеп үтәбез, юлның бер өлеше Татарстан Республикасы территориясе аша (Оренбург юнәлешендә) уза, аерым алганда, Алексеевски районы аша, “Шәле-Саескан тавы” юнәлешендә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Костин проектның перспективалы юнәлешләре, Россия икътисады, гомумән алганда, транспорт коридоры (гомуми озынлыгы – 2 мең км дан артык) уза торган төбәкләр өчен аның ихтыяҗы турында фикер алышты.
Искә төшереп үтәбез, “Көнбатыш Ауропа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридорын оештыру “Россия транспорт системасын үстерү (2010-2015 еллар)” федераль максатчан программага кертелгән.
Очрашуда ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов һ.б. катнашты.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Группа Е4» ААҖ Директорлар советы рәисе Михаил Абызов белән очрашты.
Аннары Татарстан Президенты Санкт-Петербургта татар бергәлеге вәкилләре белән очрашты.
Барлык очрашулар да «Амбассадор» (Санкт-Петербург) отеленең сөйләшүләр залында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100