news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Р.Миңнеханов “Gehl Architects” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Безнең төп бурыч – шәһәр киңлекләрен оештырганда сезнең тәҗрибәне куллану, Копенгагенда аның ничек оештырылуын күрү, диде ТР Президенты

 (Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Копенгагенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Gehl Architects” компаниясе җитәкчелеге вәкилләре шәһәр тирәлеген оештыру һәм “Зур Казан” проекты концепциясен формалаштыру өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашу компания офисында узды.

Рөстәм Миңнеханов “Gehl Architects” вәкилләренә чакырулары өчен рәхмәт белдерде һәм мөнәсәбәтләрнең үсеш алуын билгеләп үтте. Ул искә төшергәнчә, Ян Гейл әфәнде белән 2014 елның маенда Петербург халыкара икътисадый форумында очрашкан булган, ә август азагында Гейл әфәнде җитәкчелегендәге делегация Татарстанга килгән.

Безнең төп бурыч – шәһәр киңлекләрен оештырганда сезнең тәҗрибәне куллану, Копенгагенда аның ничек оештырылуын күрү, диде Рөстәм Миңнеханов.

“Gehl Architects” компаниясе вәкилләре уздырган тәкъдим итү чарасында компанияне төзү һәм Копенгагенның шәһәр тирәлеген үзгәртү тарихлары турында сөйләделәр. Компания һәм аңа нигез салучы Ян Гейл бу өлкәдә беренчеләрдән булган. Копенгагенда беренче җәяүлеләр урамы 1962 елда барлыкка килгән, 1973 елда инде ул урамнар челтәренә әверелгән. Вакыт узган саен, шәһәрдә ял итү урыннары, җәяүлеләр урамнары, скверлар һәм мәйданнар күбрәк пәйда була барган. “Gehl Architects” вәкилләре сүзләренчә, җәяүлеләр зоналары арта барган саен, бу урамнарда бизнес үсеше кимегән. Әмма, кешеләр өчен киңлек зураю белән бергә, анда йөрүче кешеләр саны да арткан. Шуннан соң җәяүлеләр урамнарын үзәктә генә түгел, башка районнарда да оештырганнар.

Копенгагенда велосипедчылар агымы арткан, алар йөрер өчен дә махсус юллар оештырылган.

Кешеләр өчен мондый ял итү урыннары булдырганнан соң, аларның культура дәрәҗәсе дә яхшы якка үзгәргән.

Рөстәм Миңнеханов җәяүлеләр урамнарын оештыруның тискәре яклары белән дә кызыксынды, аеруча шәһәр транспорты хәрәкәте үзгәреше турында сораулар бирде. Автомобильләр туктап тору урыннарын оештырырга,транспорт агымнарын җайга салырга кирәк, диде ул. Копенгаген тәҗрибәсе бу мәсьәләләрдә Казан өчен бик мөһим, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Аннары “Gehl Architects” вәкилләре катнашында җәяүле экскурсия уздырылды, анда Рөстәм Миңнехановны төп җәяүле маршрутлар, шәһәр кешеләре һәм Копенгаген кунаклары ял итсен өчен оештырылган урыннар белән таныштырылды. 

Копенгагендагы иң борынгы саналдган Gammeltorv мәйданы – шәһәр киңлеген реконструкцияләү үрнәге. 1962 елда фонтан янындагы шул мәйдан җәяүлеләр зонасына кертелгән.

Strøget – кайбер урамнар өчен уртак атама. Җәен бер атна эчендә генә дә Strøget буйлап 72 мең кеше уза.

Gråbrødre Torv – җәяүлеләр зонасына әверелгән беренче мәйдан.

Белешмә өчен:
“Gehl Architects” – шәһәр тирәлеге һәм дизайн тикшеренүләре өлкәседәге консалтинг компаниясе. Копенгагенда (Дания) урнашкан. 2000 елда аңа архитектор Хелле Сохольт һәм профессор Ян Гейл нигез салган.
Компания – Америка архитекторлары институты әгъзасы.
Компания клиентлары арасында: Копенгаген муниципалитеты, Нью-Йорк Транспорт департаменты, Мельбурн Шәһәр советы, Пекин (Кытай) Энергетика фонды, Брайтон һәм Хоув (Бөекбритания) һәм Крайстчерч (Яңа Зеландия) шәһәрләре советлары, Мәскәү шәһәренең Генераль планы институты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте шул хакта хәбәр таратты.

Копенгагендагы рәсми чарада Казан мэры Илсур Метшин да катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100