Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты Р.Миңнеханов FIFA Башкарма комитеты әгъзалары белән очрашты
Хани Әбу Рида һәм Әхмәд Насер Мөхәммәд Татарстан башкаласына Президент Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча килде
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә Халыкара футбол федерациясе (FIFA) Башкарма комитеты делегациясе белән очрашты.
FIFA әгъзалары - Хани Әбу Рида һәм Әхмәд Насер Мөхәммәд Татарстан башкаласына Президент Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча килде. Очрашу соңында ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов белдергәнчә, анда 2013 ел Универсиадасына әзерлек барышында сафка бастырылучы спорт объектлары, Казанда узачак Бөтендөнья җәйге студентлар спорты уеннары мирасын файдалану хакында сүз барган. Очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов катнашкан. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз