news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты прокуратураны террорчылык һәм эсктремизм күренешләрен яшереп калдырмаска өндәде

Рөстәм Миңнеханов булган вакыйгаларга үз вакытында бәя бирүне таләп итте

  (Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Кичә ТР Хөкүмәт йортында Татарстан прокуратурасының 2013 ел нәтиҗәләре буенча коллегия утырышы узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ генераль прокуроры киңәшчесе Александр Гаврилов катнашты.

Республика башлыгы үз чыгышында билгеләп узганча, узган ел төбәк өчен гади булмады һәм һәрберездән киеренке эш таләп итте. “Бергәләп Универсиаданы югары дәрәҗәдә үткәрдек, иминлек һәм җәмәгатьчелек тәртибен комплекслы тәэмин иттек. Бу уртак эшкә прокуратура хезмәткәрләре норматив-хокукый актларның үтәлешен катгый контрольдә тотып, зур өлеш кертте. Рәхмәт сезгә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты агымдагы елда ТР прокуратурасы хезмәткәрләреннән игътибар таләп иткән бурычларны белдерде. “Республика районнарындагы вакыйгаларны анализлау, прокуратура органнарының экстремистик төркемнәренең үсеш алу сәбәпләрен һәм шартларын ачыклау, шулай ук аларның эшчәнлеген кисәтү һәм оператив-эзләү чаралары кабул итү буенча җитәрлек дәрәҗәдә эш итмәүләрен күрсәтә. Прокуратура җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча барлык хокук саклау органнары эшләренең координаторы һәм инициаторы булырга тиеш. Бу сезнең өчен беренчел бурыч. Барлык хокук саклау структураларының уртак эш нәтиҗәләре, сезнең актив позициягездән, профессиональ һәм принципиаль алым куллануыгыздан тора”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

“Әлбәттә, бу өлкәдә хокук саклау органнарының эш нәтиҗәсе үсеше бар, әмма кисәтүләр бар. Кайбер районнарда традицион булмаган ислам йогынтысы, экстремистик оешмалар вәкилләре эшчәнлеге чагыла. Чистай районында террорчылык күренешләре фактын, Нурлат районында массакүләм сугышу сәбәпләрен бетерү буенча үз вакытындла чаралар кабул ителмәгән. Әлкидән, Биектаудан һ.б. районнардан мәгълүматларга игътибарлы булырга кирәк. Андый фактларны яшереп калдырырга ярамый. Булган вакыйгаларга үз вакытында прокуратура позициясеннән бәя бирү зрур”, - дип ассызыклады республика Президенты. Ул республика прокуратурасына ММЧ нда дөнья күргән дөреслеккә туры килми һәм шик уяткан мәгълүматларга игътибарлы булуларын сорады. “Сезнең яктан реакция булмау намуссыз журналистларда җәзасызлык хисе уята”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, миграция законнары мәсьәләсе шулай ук даими контроль таләп итә. Республика башлыгы район һәм шәһәр прокуратурасы өчен, ислам радикализмы буенча белемнәрен күтәрү йөзеннән, курслар оештырырга тәкъдим итте.

Татарстан Президенты торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә законнар үтәлеше темасын да игътибарсыз калдырмады. “ТКХ инфраструктурасын һәм идарә системасын тәртипкә китерү буенча элеккечә җавапсыз сораулар күп”, - диде һәм бу проблеманы хәл итүдә прокуратура ярдәменә өметләнүен белдерде.

ТР Президенты хезмәт законнары үтәлешенә дә игътибарны юнәлтте. Ул хезмәт хакын вакытында түләү, акчаны конверт схемасы белән түләүне булдырмау һәм халык мәшгульлеге законы үтәлешен катгый контрольдә тотуны таләп итте.

Рөстәм Миңнеханов чыгышы ахырында, агымдагы елда ТР Дәүләт Советына сайлаулар узуын искәртте һәм прокурорлардан сайлау кампаниясе һәм сайлаулар вакытында закон таләпләре үтәлешен тәэмин итүне сорады.

“Чын профессионаллардан торган республика прокуратурасы составының куелган бурычларны башкарып чыгачагына ышанам”, - дип тәмамлады сүзен Президент.

Бу чара уңышлы эшләгән прокуратура хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100