Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты «ПрайсвотерхаусКуперс» компанияләр төркеменең Россиядә идарә итүче партнеры белән очрашты
Очрашу барышында яклар алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ПрайсвотерхаусКуперс» (PricewaterhouseCoopers - PwC) компанияләр төркеменең Россиядә идарә итүче партнеры Дэвид Грей белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР икътисад министры Артем Здунов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Очрашу барышында яклар алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан берничә проект буенча «ПрайсвотерхаусКуперс» компаниясе белән хезмәттәшлекне дәвам итү яклы.
Искәртеп узабыз: 2014 елның маенда Рөстәм Миңнеханов «ПрайсвотерхаусКуперс» компанияләр төркеме вәкилләре белән Санкт-Петербургта Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында очрашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз