news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты патриарх Кириллны Раштуа белән тәбрик итте

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кириллны Раштуа белән котлады

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кириллны Раштуа белән котлады, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.
“Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һәм Россия Федерациясенең православие җәмәгатьчелеген ихлас күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм.
Бу бәйрәм безнең илдә чын мәгънәсендә халык бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Православие диненең бик бай әхлакый традицияләрен гәүдәләндереп, ул ана мәхәббәтенең изге идеалларын данлый, яхшылыкның явызлыктан өстен икәнлегенә инандыра, кешеләр арасында үзара ихтирамны ныгытырга ярдәм итә.
Бүгенге көндә, искиткеч тиз баручы цивилизацияле үсеш заманында, тулы канлы җәмгыять үсешенең рухи һәм мәдәни мираска таяну зарурияте көн кебек ачык. Илебездә православие һәм башка конфессияләр, Россия җәмәгатьчелегендә сәламәт әхлакый климат саклауда, гражданнарда туган илгә мәхәббәт, гаиләгә хөрмәт, гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләүдә дәүләт белән бергә конструктив рәвештә эш итәләр. Халыкка хезмәт итүдә искиткеч бай тәҗрибәгә ия Рус православие чиркәве, рус милли мәдәниятен һәм сәнгатен яңадан торгызуда, халык күңелендә тарихи хәтерне саклауда ныклы терәк булып кала.
Бу изге бәйрәм көннәрендә, мөхтәрәм Изге зат - Сезгә, православие динендәге барлык россиялеләргә сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим. Раштуа шатлыгы һәр йортка керсен һәм якты киләчәккә ышаныч уятсын, игелек кылырга булышсын”, - диелә республика башлыгы телеграммасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot