news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты нефть калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексын сафка бастырырга йөкләмә бирде

«Таиф-НК» авыр нефть калдыкларын тирәнтен эшкәртү проектының бәясе 1 миллиард 700 миллион АКШ доллары тәшкил итә.

ТР Президенты нефть калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексын сафка бастырырга йөкләмә бирде
Рамиль Гали/архив

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быелның ахырына кадәр көйләү эшләрен тәмамларга һәм «Таиф-НК» авыр нефть калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексын сафка бастырырга кирәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында шулай дип белдерде.

«Проектның бәясе 1 миллиард 700 миллион АКШ доллары тәшкил итә», - дип искәртте ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов республика нефть химиясе комплексын алга таба үстерү һәм җитештерүгә предприятиеләр үсешендә тотрыклы темпны тәэмин итәчәк «югары технологияле проектлар» кертүне киләсе елга өстенлекле бурычлар рәтендә атады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100