Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Президенты: "Нефть бәясе төшә, икътисад үсеше тизлеге акрыная, без буш хыяллар белән яшәргә тиеш түгел"
ТР Хөкүмәт йортында финанс, казначылык һәм салым органнары республика киңәшмәсе булды
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Икътисади үсеш тизлеге акрынаюга карамастан, ТР да 2014 елның 9 ае нәтиҗәләре, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, салым кертемнәренең югары динамикасы сакланып калуы хакында сөйли. Тулаем алганда, салым түләүләре 17,8 процентка арткан. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин финанс, казначылык һәм салым органнары республика киңәшмәсендә чыгыш ясаган вакытта белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә 2014 елның гыйнвар-сентябрь ае нәтиҗәләре тикшерелде.
Киңәшмәне ачып, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, 9 ай эчендә республика бюджетына 109 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган табыш алынган. План 79,3 процентка үтәлгән. Начар күрсәткеч түгел, дип саный ТР Президенты, әмма республиканың икътисади үсеш тизлеге канәгатьләндерми. Әлегә тулаем төбәк продукты 100,3 процент тәшкил итә. "Акрынаю безнең предприятиеләрнең финанс күрсәткечләренә дә кагылачагын аңларга кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 30 октябрь көнне республика Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта каралырга тиешле 2015 елга бюджет әзерләү хакында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов табыш базасын җентекләп анализлау һәм булган резервларны туплау зарур, дип белдерде. Әйтик, ТР Президенты сүзләренчә, республикада ЮХИДИ штрафлары буенча гына да бурыч 1,3 миллиард сум тәшкил итә.
"Бюджет дефицитлы, дефицит 5,4 миллиард сум тәшкил итә, һәм нефть бәяләре төшүне, икътисад акрынаюны истә тотып, бу күрсәткеч оптимистик дип хыялланырга кирәкми - ул бик киеренке", - диде ТР Президенты.
М.Сафиуллин хәбәр иткәнчә, 9 айда төрле дәрәҗә бюджетларга 293 миллиард сум акча килеп ирешкән, узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта, артым 44,3 миллиард сумга җиткән. Консолидацияләнгән бюджет буенча үсеш 16,6 миллиард сум тәшкил иткән (15,3 процент). Бөтен төп салымнар буенча артым күзәтелә. Аерым алганда, өстәлмә бәягә салым - 22,8, табышка салым - 17,3, файдаланы казылмалар табуга салым - 14,7, акцизлар буенча - 29,7, физик затлар табышына салым - 6,8, милеккә салым - 4,9, җир салымы 4,9 процента арткан.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз