news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты наркомания һәм токсикоманияне кисәтү турындагы законга кул куйды

Закон нигезендә наркомания һәм токсикоманиягә каршы чаралар системасы расланган

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев “Наркомания һәм токсикоманияне кисәтү турындагы” Законга кул куйды
Закон нигезендә наркомания һәм токсикоманиягә каршы чаралар системасы расланган, республиканың дәүләт хакимияте органнарының компетенциясе, шулай ук наркотикларга каршы агитация нигезләре, бу өлкәдә тәрбияләү һәм пропагандалау, психоактив матдәләр кулланучы затларга һәм аларның гаиләләренә медик-социаль ярдәм күрсәтү нигезләре расланган.
Закон тексты гаммәви мәгълүмат чараларында рәсми рәвештә басылачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot