Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Президенты муниципаль бәрәмлекләр арасында смотр-конкурста җиңүчеләргә автомобиль ачкычлары тапшырды
Быел республика конкурсына 201 гариза бирелгән булган
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында ел саен уздырыла торган Республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүген Казанда, ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда, бүләкләү тантанасы булды. Республиканың 93 муниципаль берәмлеге һәм ике шәһәр округының 7 муниципаль учреждениесе җиңүче булды.
Татарстан Президенты исеменнән конкурста җиңүчеләргә 100 "Шевроле Нива" җиңел автомобиле ачкычлары тапшырылды. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.
"Бүгенге көндә республикада тормышка ашырылучы барлык программалар да муниципалитетлар эшләре белән бәйле. Без сезнең эшнең җиңел булмавын беләбез һәм бәялибез, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында. - Бу автомобильләр сезнең эшне нәтиҗәлерәк итәр. Сезнең абруегыз да әлеге автомобильләргә туры килер дип уйлыйм".
ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров хәбәр иткәнчә, бүгенгә көнгә Татарстан муниципаль берәмлекләре арасындагы республика смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча барлыгы 1017 автомобиль бирелгән.
Әлмәт муниципаль районының Кичүй авыл җирлеге башлыгы Галина Туманова республика җитәкчеләренә авыл җирлекләрен кайгырткан һәм игътибар биргән өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы тарафыннан әлеге республика смотр-конкурсы 2011 елдан башлап үткәрелә. Аның максаты - җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту. Быел конкурска 201 гариза бирелгән булган.
Нәтиҗәләр чыгарылган вакытта мунициаль берәмлек составына кергән торак пунктларның саны һәм аларның район үзәгеннән ераклыгы (авыл җирлеге өчен), авыл җирлегендә даими яшәүче халыкның еллык уртача саны, аның бер кешегә күчереп исәпләгән вакытта салым һәм салым булмаган табышы, мөгезле эре терлек саны (авыл җирлеге өчен), бер кешегә төзелгән торак күләме, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм буенча программалар тормышка ашыру тизлеге, гражданнарны үзмәшгульлегенә булышу, авыл җирлегенең төзекләндерүгә тоткан чыгымнары, криминоген вазгыять, социаль-мәдәни һәм спорт тормышы төп бәяләү критерийлары булган.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз