news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Алексеевски муниципаль районы спорт комплексында булды

^ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Алексеевски муниципаль районы спорт комплексында булды

(Алексеевски, 11 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасының 2005 елда эш нәтиҗәләренә һәм 2006 елга бурычларга багышланган республика семинар-киңәшмәсе ачылыр алдыннан ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алексеевски муниципаль районы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең ябык бассейнлы спорт комплексында булды.

Бассейнның гомум мәйданы – 3500 квадрат метр. Кунаклар спорт мәктәбенең соңгы казанышлары, чаңѓы ярышлары нәтиҗәләре белән танышты, тир, су массажы кабинетын карады. Яшь спортчылар билбаулы көрәш алымнарын күрсәтте.

Район халкы әлеге бассейнга бик теләп йөри. Арзан бәя (зурлар өчен – 20 сум, балаларга- 10 сум) Алексеевскида торучыларны гына түгел, ә республиканың күрше районнарында яшәүчеләрне дә җәлеп итә. Халыкны социаль яклау органнары пенсионерлар, ветераннар һәм интернационалист-сугышчыларның бассейнда булу вакыты өчен түли.

news_right_1
news_right_2
news_bot