news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Президенты милеккә салым һәм транспорт салымы турындагы законнарны имзалады

Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак

(Казан, 29 ноябрь, “Татар–информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасының оешмаларның милеккә салым турындагы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” һәм “Транспорт салымы турында”гы Татарстан Республикасы Законының 5 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында”гы Татарстан Республикасы законнарын имзалады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Беренче закон тарафыннан 2013 елга кадәр бюджет һәм автоном учреждениеләр милкенә һәм гомуми файдаланудагы автомобиль юлларына карата гамәлдәге салым ташламалары озайтыла, шулай ук икътисадның реаль секторында үз эшчәнлеген алып баручы салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен салым ташламалары тәкъдим ителә.
Икенче закон нигезендә 2010 елның 1 гыйнварыннан транспорт салымы ставкаларына төзәтмәләр кертелә.
Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100