news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты матбугат секретаре: “ТРда төбәк башлыгы вазифасы исемен үзгәртү мәсьәләсе буенча фикер алышмыйлар”

Ул Татарстан Конституциясендә республиканың югары вазифаи заты Президент дип язылган, дип билгеләп үтте

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстанда республика башлыгы вазифасын исемен үзгәртү мәсьәләсе буенча фикер алышу кирәк дип санамыйлар.
“Без Чечня Республикасы президентының төбәк башлыгы вазифасы исемен үзгәртү турындагы инициативасын рәсми рәвештә шәрехләмибез, чөнки бу территория җитәкчесе, аның парламенты, аның халкы эше”, - диде "Интерфакска" Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин.
Ул Татарстан Конституциясендә республиканың югары вазифаи заты Президент дип язылган, дип билгеләп үтте. Республиканың төп законына төбәк башлыгы вазифасы исемен үзгәртү белән бәйле үзгәрешләр кертү инициативалары юк, дип белдерде Кузьмин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100