news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Айрат Зарипов башка вазифага күчерелгән

ТР Президентының шул хакта боерыгы бар

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән, Зарипов Айрат Ринат улы, Федераль элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе итеп күчерелүенә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Президентының Матбугат хезмәте җитәкчесе вазифасыннан азат ителде.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Президенты Аппаратының матбугат хезмәте хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot