news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты Мәскәүдә “Транспорт атналыгы” дигән күргәзмә-форумда катнашты

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы төбәкнең транспорт инфраструктурасын үстерү буенча үз проектларын тәкъдим итә

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында, “Транспорт атналыгы” халыкара күргәзмә-форумында катнашты. Аны ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин озата йөрде. Әлеге күргәзмә-форум 1-6 декабрь көннәрендә Мәскәүдә Сәүдә йортында үткәрелә.

“Транспорт атналыгы”нда РФ Хөкүмәте, РФ Транспорт министрлыгы, федераль һәм төбәк дәрәҗәдәге закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре, профильле федераль һәм чит ил агентлыклары, ведомстволары, эре транспорт компанияләре, финанс оешмалары җитәкчеләре катнаша.

“Транспорт атналыгы” кысаларында  “Россия транспорты” VIII халыкара күргәзмәсе уза.  ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы төбәкнең транспорт инфраструктурасын үстерү буенча үз проектларны тәкъдим итә.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форум кысаларында Россия Транспорт министрлыгының “эшлекле иртәнге аш”ында катнашты. Чарада шулай ук министрлык башлыгы Максим Соколов, инвестиция һәм финанс институтлары, төзелеш һәм транспорт компанияләре вәкилләре бар иде.

“Иртәнге аш” барышында Россия Транспорт министрлыгы һәм бизнес арасында концессия килешүләрен әзерләү буенча багланышлары, дәүләт тарафыннан проектларны сайлау алгоритмы, дәүләт-хосусый партнерлык проектларына шәхси финанслауны җәлеп итү мөмкинлекләре, проектларны Азия инвесторлары таләпләренә  яраклаштыру турында сүз барды.

Чара тәмамлангач, Россия транспорт министры Маским Соколов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка катнашучылар “Транспорт атнасы” күргәзмәсен, шул исәптән Татарстан Республикасы стендын да карадылар.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы стендында республиканың транспорт тармагының гамәлдәге, эшләнүче һәм төзелеп килүче объектлары күрсәтелде. Бу - Татарстан “Казан” һәм “Бигеш” аэропортлары, интермодаль тармак. Шулай ук “Шәле (М-7) – Баулы (М-5)” түләүле магистраль төзелеше”, “Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген булдыру” проектлары, Казанның перспектив проектлары – эленмә юл, боҗралы тимер юл хәрәкәте, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү һәм башка проектлары тәкъдим ителде.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot