Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Президенты Мәскәү банкы идарәсе рәисе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү банкы идарәсе рәисе Михаил Кузовлев белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Россия банкының Идел-Нократ Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР Милли банкы идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Кузовлев Мәскәү банкы белән Татарстан Республикасы хезмәттәшлеге мәсьәләләре, республика инфраструктурасы үсешендә банкның өлеше, Мәскәү банкының Казан филиалы алдына куелган төп максат һәм бурычлар буенча фикер алышты. Моннан тыш, сөйләшүләр барышында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү илкүләм программасы кысаларында юридик затларга кредит бирү темасы да күтәрелде. Ел башыннан алып Мәскәү банкы Казан филиалының кече һәм урта бизнес өчен бирелгән кредиты ике тапкыр арткан.
Михаил Кузовлев белдергәнчә, банкның якын киләчәккә планнары – Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән инвестицион проектларын финанслау. Бу юнәлешләрне Мәскәү банкының Казан филиалы директоры итеп билгеләнгән Мәрьям Дәүләтшина гамәлгә куячак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз