news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты һәм муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайлауга алдан тавыш бирү процедурасы башланды

Сайлаучылар 16.00дән 20.00 гә кадәр, ял көннәрендә исә 8.00 дән 16.00 гә кадәр алдан тавыш бирә ала

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген ТР Президентын һәм муниципаль хакимият органнары депутатларын алдан сайлау башланды. Ялга, командировкага китүчеләр, уку, эшләү яки башка сәбәпләр аркасында бердәм сайлау көнне тавыш бирергә бара алмаучылар территориаль сайлау участокларына 8 сентябрьгә кадәр барып, алдан сайлау хокукына ия. 9-12 сентябрь көннәрендә исә мондый мөмкинлек участок сайлау комиссияләрендә булдырылачак.

Участок сайлау комиссияләре инде бүгеннән үк эшли башлаган. Алар сайлаучыларның исемлекләрен тәгаенләү белән мәшгуль. ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, бу бик мөһим процесс. Сайлаучыларның һәркайсына чакыру җибәреләчәк һәм участок сайлау комиссияләренә килеп, үзләре хакында мәгълүматның дөрес булуын тикшерү соралачак.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова хәбәр иткәнчә, алдан тавыш бирү өчен моның сәбәбен күрсәтеп, бары гариза язу гына кирәк. Гариза комиссия трафыннан тәүлек эчендә карала, моның өчен башка документлар таләп ителми.

Сайлаучылар 16.00дән 20.00 гә кадәр, ял көннәрендә исә 8.00 дән 16.00 гә кадәр алдан тавыш бирә алачак.

13 сентябрьдә, ягъни бердәм сайлау көнне сайлау участоклары 7.00 дән 20.00 гә кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100