news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты һәм Гарәп Әмирлекләре икътисад министры хезмәттәшлек турында сөйләште

2020 елның тугыз аенда Татарстан Республикасы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында товар әйләнеше 9 млн доллардан артып китте.

ТР Президенты һәм  Гарәп Әмирлекләре икътисад министры хезмәттәшлек турында сөйләште

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Абдалла бин Тук Әл-Маарри белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Без Россия - Әмирлек мөнәсәбәтләре кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән элемтәләрне югары дәрәҗәдә тотарга тырышабыз», - диде ул.

2019 елда Татарстан Республикасы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында товар әйләнеше 20 млн доллардан артык булды. 2020 елның тугыз аенда бу күрсәткеч 9,3 млн доллар тәшкил иткән - биредә Covid-19 пандемиясенең Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисадына йогынтысы сизелде.

«Форум ярдәмендә без күргәзмә эшчәнлеге өлкәсендә әһәмиятле тәҗрибә туплыйбыз; чит ил инвестицияләрен турыдан-туры җәлеп итү, төзелеш һәм логистика, авыл хуҗалыгы, туризм, ислам финанславы һәм хәләл индустрия өлкәсендә Әмирлек бизнесы белән хезмәттәшлек итәбез», — дип өстәде республика җитәкчесе.

Шулай ук очрашу барышында КАМАЗ линиясе һәм суднолар төзү заводы буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot