news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Президенты мөфти Госман хәзрәт Исхакыйны Корбан бәйрәме белән котлады

“ТРның Ислам мәгърифәте идеяләренә тугрылыклы мөселман өммәте киләчәктә дә тәкъвалыкның һәм гражданлыкның лаеклы үрнәге булыр дип ышанам”, - диелә республика Илбашының телеграммасында

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхакыйны Корбан бәйрәме белән котлады.
“Югары толерантлык һәм нәтиҗәле этноконфессиональ хезмәттәшлек өлгесе булган республикабыз Россия Федерациясе мөселманнарының чын рухи үзәгенә әверелә бара, Ислам дөньясы белән халыкара хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнаша. Татарстан мөселманнары Россия җәмгыятендә гражданнар татулыгын ныгытуга булышлык итә, аның рухи яңарышы процессына лаеклы өлеш кертә.
Бәйрәм белән котлап, Татарстанның Ислам мәгърифәте идеяләренә тугрылыклы мөселман өммәте киләчәктә дә тәкъвалыкның һәм гражданлыкның лаеклы үрнәге булыр, җәмгыятьтә игелек һәм гаделлекне ишәйтү өчен зур тырышлык куяр дип ышанам”, - диелә республика башлыгының телеграммасында.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100