news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы законны имзалады

Фонд бюджетының фаразланган кеременең гомуми күләме 18409711,9 мең сум тәшкил итә

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “2010 елга ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында”гы законга кул куйды.

Фонд бюджетының фаразланган кеременең гомуми күләме 18409711,9 мең сум тәшкил итә, Фонд бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 18745603,7 мең сум.
Закон тексты гаммәви мәгълүмат чараларында рәсми басылачак, дип хәбәр итә ТР Президентның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot