Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Президенты Люксембургның «Бельваль» бизнес-инновацион районында булды
Кунаклар өчен «Технопорт» бизнес-инкубаторы һәм «Люксинновэйшн» инновацияләр агентлыгы презентацияләнде
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР делегациясе Люксембургның «Бельваль» бизнес-инновацион районында булды.
Кунаклар өчен «Технопорт» бизнес-инкубаторы һәм «Люксинновэйшн» инновацияләр агентлыгы презентацияләнде.
Аннары Татарстан вәкилләре үзәк җитәкчелеге озатуында «Бельваль» районын оештыру планын карадылар. Бүген бу территориядә шәһәр төзелеше проекты чынга ашырыла. Бу шәһәрдә 7 мең чамасы кеше яши ала, ә 25 мең кеше эшли, тикшеренүләр белән шөгыльләнә һәм укый алачак. Моның өчен инфраструктура – мәктәп, сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре булдырыла.
Рөстәм Миңнеханов «Технопорт» бизнес-инкубаторы җитәкчелеге белән очрашуда үзәк, инновацион компанияләр булдыру һәм үстерү процессы белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте.
Татарстан Республикасы делегациясен Россия Федерациясенең Люксембургтагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Шульгин, Люксембургның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг озатып йөрде, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Искәртеп үтик: Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, “Иннополис” МИЗ генераль директоры Игорь Носов һ.б. бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз