Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты Әлмәттә студентлар хезмәт отряды үзәген саклап калу яклы
Андый үзәкләр республиканың биш торак пунктында гына
(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанда студентларның хезмәт отрядлары үзәге хезмәт биржасы эшчәнлеген кабатлый, дип, ябарга тәкъдим иткән булганнар.“KazanFirst” хәбәр итүенә караганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзәкне саклап калырга вәгъдә иткән.
Студентлар отрядлары үзәкләре республиканың биш торак пунктында – Казан, Чаллы, Зәй, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында эшләп килә. Гомуми штат 42 кеше тәшкил итә.
Министрлыкның киңәйтелгән коллегиясендә фикер алышканнан соң җавап сүзендә Президентыбыз, яшьләр сәясәте учреждениеләре челтәре бүгенгәчә булган торышта һәм күләмдә саклап калынырга тиеш, дигән. Димәк, студентларның хезмәт отрядлары үзәге дә яшәячәк дип уйларга җирлек бар, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмсы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз