news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты Әлмәт епархиясе идарәсенең яңа бинасы ачылышында катнашты

Епархия идарәсе бинасы 4 айда төзелгән

  (Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Бүген Әлмәт епархиясе идарәсенең яңа бинасын рәсми ачу тантанасы узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий чараны ачып, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Магановка православие үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Республика җитәкчелегенең дөрес сәясәте нәтиҗәсендә, Татарстанда кофессияара татулык, рухи кыйммәтләр саклана, яңа чиркәүләр һәм мәчетләр төзелә”, - дип ассызыклады ул үз чыгышында.

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт православие вәкилләрен истәлекле вакыйга белән котлады. “Безнең нефтьчеләр ярдәме белән билгеләнгән бурычлар гамәлгә куела. Иң мөһиме – тынычлык һәм татулык, ә Әлмәт бу яктан үрнәк булып тора”, - дип билгеләп үтте ул.

Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий республика һәм “Татнефть” компаниясе җитәкчелекләренә рәхмәт белдерде һәм, Епархия идарәсе бинасы 4 айда төзелде, дип ассызыклады. Әлмәт епархиясе  православие гимназиясе, Калейкино станциясендә һәм Иске Михайловка авылында чиркәү төзелешен планлаштыра, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot