news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Лаеш районында җиләк-җимеш суы җитештерү заводына нигез ташы салуда катнашты

Әлеге инвестицион проектны Әзербайҗанның "Benkons Group" компаниясе тормышка ашыра

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Татарстанның Лаеш муниципаль районында логистик үзәк һәм җиләк-җимеш сулары (сок) җитештерү буенча завод төзелеше инвестиция проектын тормышка ашыра башлауга багышланган тантаналы чара булды. Төзелеш мәйданчыгы Сокура авылыннан ерак түгел урнашкан. Әлеге инвестицион проектны Әзербайҗанның "Benkons Group" компаниясе тормышка ашыра.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында башлангыч килешүгә узган елның декабрендә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинаның Әзербайҗанга сәфәре барышында ирешелгән иде. Агымдагы елның февраль аенда проект ТР Президентына тәкъдим ителде. Шул чакта "Benkons Group" белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү дә имзаланды.

Әзербайҗан компаниясе төрле өлкәләрдә эшчәнлек белән шөгыльләнә, шул исәптән киң кулланыш товарлары импорты һәм диструбуциясе өлкәсендә, төзелеш секторында проектларны тормышка ашыра, Европа, Азия  һәм Америка илләренә яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясе җибәрә. "Benkons Group" Татарстанда төзи башлаячак завод экологик яктан чиста җиләк-җимешләрдән натураль сулар җитештерүдә махсуслашачак. Әлеге проектка инвестицияләр күләме 4 млрд сумнан тартык тәшкил итәр дип көтелә. Заводның минималь проект куәте - елга 54 млн литрга якын. Булачак заводта һәм логистик үзәктә 250ләп кеше эшләр дип планлаштырыла.

Инвестицион проектны тормышка ашыруга багышланган чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  "Бу шактый зур проект, республикада аның тиңдәшләре булмады. Завод Татарстан базарына гына түгел, якындагы төбәкләр базарына да исәпләнгән. Мин инвесторга рәхмәт әйтергә теләр идем. Әзербайҗандагы хезмәттәшләребез әлеге карарны кабул итте, аны җентекләп эшләде һәм тиздән проектка якынча 4 млрд сум акча салыначак. Бу предприятие 50 мең тоннадан артык җиләк-җимеш суы җитештерәчәк. Иң мөһиме - бу базар безнең җитештерүчеләр өчен дә. Алар заводны  чимал белән өлешчә тәэмин итәчәк. Чималның бер өлеше җирле булса, икенчесе читтән кертеләчәк. Минемчә, бу зур эшнең башы гына. Киләчәктә әлеге производствоны киңәйтүне планлаштырачакбыз", - диде ТР Президенты тантаналы чарада чыгыш ясап.

"Benkons Group"ның коммерция директоры Элин Залов, үз чиратында, бүгенге вакыйганы, компания һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы арасында уңышлы хезмәттәшлек нәтиҗәсе, дип атады. Аның сүзләренчә, әлеге проект "Benkons Group"ка зур икътисади табыш та бирә, шул ук вакытта зур җаваплылык та өсти. Ул ТР Президенты һәм республика җитәкчеләренә тәкъдим ителгән мөмкинлек һәм инвестицияләр өчен уңай шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде. Тантаналы чара булачак завод нигезенә истәлек капсуласы салу белән тәмамланды.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, Элин Залов Әзербайҗан компаниясенең Татарстандагы булачак завод продукциясен Россия базарына гына түгел, ә Кытай һәм башка Азия илләренә җибәрергә ниятләвен әйтте. 

Заводта җиләк-җимеш суы һәм составында андый су булган эчемлекләр җитештерү өчен чимал сыйфатында өлешчә Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе дә файдаланылачак. "Төзелеш тәмамлангач, төбәкнең авыл хуҗалыгы мөмкинлекләреннән файдаланырбыз дип өметләнәбез", - дип белдерде Элин Залов. Аның сүзләренчә, компания завод һәм логистик үзәк төзелешенә тоткан акчалар 8-10 елда үзен аклар дип саный.

"Benkons Group" компаниясе Татарстанда 75 гектар мәйданлы җир кишәрлеге сатып алган, аның 12 гектары әлеге проектны тормышка ашыру өчен файдаланыла. Киләчәктә компания җитештерүне киңәйтеп, Татарстанда яңа инвестиция проектларын тормышка ашырырга ниятли.    

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100