news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Кремльдә бер төркем хезмәт алдынгысына РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды

Тантаналар залына җыелган алдынгылар арасында терлекче, токарь, агроном да, сәнгать әһелләре, дәүләт эшлеклеләре, эре предприятие, муниципалитетлар җитәкчеләре, табиблар, галимнәр дә бар иде

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдә ил һәм республика үсешенә лаеклы өлеш керткән бер төркем хезмәт алдынгысына Россия һәм Татарстанның югары дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналар залына җыелган алдынгылар – хезмәтләре белән төрле тармакларда танылучылар. Алар арасында терлекче, токарь, агроном да, сәнгать әһелләре, дәүләт эшлеклеләре, эре предприятие, муниципалитетлар җитәкчеләре, табиблар, галимнәр дә бар.

Чирмешән мунциципаль районы хакимияте башлыгы Минсәгыйть Шакировка Почет ордены тапшырылды. “Чирмешән районында талантлы җитәкчеләр шактый булды. Ләкин аның кебек районны югары дәрәҗәгә чыгаручылары әлегә кадәр булмады”. Президент районның хәзерге башлыгы эшчәнлеген әнә шул сүзләр белән билгеләп үтте. Минсәгыйть Шакиров үзе бу хезмәтнең нәтиҗәләр бирүендә Президент җитәкчелегендәге командада эшләүнең йогынтысы зур булды дип саный. “Түбән Кама нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин, Казан дәүләт медицина университетының кафедра мөдире Дмитрий Красильников Дуслык ордены белән бүләкләнде. Дмитрий Красильников үзе бу орденны шәхси бүләк дип түгел, ә Казан медицина мәктәбенең казанышларын зурлау дип кабул итә. РФ шундый ук югары дәүләт бүләгенә ТР Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев та лаек булды. “Офицерлык намусын чагылдыручы шәхес”, ди Президент аның турында. II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен”ордены медальләре исә Татарстанстат җитәкчесе Валерий Кандиловка, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Денис Калинкин, “Казан компрессормаш”ААҖ токаре Сергей Трандофир һәм “Ак Барс” холдинг компаниясе ААҖ генераль директоры Иван Егоровка тапшырылды. Җырчы, ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов Президент кулыннан РФ атказанган артисты исеме бирелү турындагы күкрәк билгесе һәм таныклык алды. Ә “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчесе Айрат Сибагатуллинга РФ атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Бүләкләнүчеләр арасында РФ атказанган фән эшлеклесе, химигы, машина төзүчесе, авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемнәре бирелүчеләр дә бар иде.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Илгиз Хәйруллинга республиканың иң югары бүләге -“Татарстан республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены тапшырылды. Республика үсешенә зур өлеш керткән бертөркем алдынгы шәхес “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнде. Татар халкын халыкара аренада танытуга үз өлешен кертүче милләттәшебез, Россия эстрадасы “йолдызы”, узган ел татар телендә беренче җырлар җыентыгын дөньяга чыгарган җырчы Алсуга ТР халык артисты исеме бирелде. Алсу Татарстан Президенты кулыннан бу югары бүләкне алуны 11 еллык карьерасы чорында иң дулкынландыргыч вакыйга булды, дип саный. Милләттәшебез Президентка олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, бу мәртәбәле исемне горур йөртергә һәм үзенә күрсәтелгән ышанычны акларга сүз бирде. Татар дәүләт филармониясе җырчысы Резедә Галимова да ТР халык артисты исеменә лаек булды.
Минтимер Шәймиев бүген шулай ук бертөркем алдынгыларга ТР атказанган фән эшлеклесе, артисты, мәдәният хезмәткәре, икътисадчысы, элемтә, авыл хуҗалыгы хезмәткәре, зоотехнигы, терлекчесе, агрономы, табибы, сәламәтлек саклау хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелүне раслаучы күкрәк билгеләре һәм таныклыклар тапшырды.

Президент белдергәнчә, илләрнең, төбәкләрнең үсеше һәрвакытта да теге яки бу каршылыкларны җиңеп чыгу аша бара. Кайвакытта моны башкарып чыгу өчен зур кыенлыкны узарга туры килә. “Сезнең тырышлыгыгыз, табигатьтән килгән талантыгыз, үзегезне камилләштерү өстендә эшли белү сәләтегез кыен шартларда да уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә”. Республика башлыгы алдынгыларның уңышын әнә шулай дип бәяләде. Ул залга җыелучыларга шәхсән үзе, ТР Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән зур рәхмәт белдереп, киләчәктә уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100