news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Копенгагенда «Хальдор Топсе» компаниясе җитәкчеләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикерләште

Бу компания "НижнекамскНефтехим" ААҖдә формальдегид җитештерү җайланмаларын реконструкцияләү проектын эшләүдә катнашкан

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенга эш сәфәре кысаларында «Хальдор Топсе» компаниясе җитәкчеләре белән очрашты. Яклар алга таба нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек, нефть эшкәртү предприятиеләрендә яңа технологиядәр үзләштерү мәсьәләләре хакында фикерләште, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

«Хальдор Топсе» компаниясе "НижнекамскНефтехим" ААҖдә формальдегид җитештерү җайланмаларын реконструкцияләү проектын эшләүдә катнашкан, "ТАНЕКО" ААҖ белән хезмәттәшлек иткән, Татарстанда "Аммоний" ААҖ минераль ашламалар җитештерү буенча завод төзелеше проектының бер лицензиары булып тора. «Хальдор Топсе» - безнең республиканың мөһим партнеры, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов очрашу вакытында. - Безнең уртак проектлар бик күп. Сезнең технологияләр уңышлы эшли һәм без ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне дәвам итәргә телибез", - дип өстәде ТР Президенты.

Әңгәмә барышында яклар Татарстанның профильле вузлары студентларын һәм нефть химиясе белгечләрен «Хальдор Топсе» компаниясе белем бирү үзәкләрендә укытуны оештыру мөмкинлеге хакында сөйләштеләр.

"Безнең студентларны сезнең белем бирү үзәкләре һәм лабораторияләрдә укыту, стажировкалар оештыру - болар барысы да алга таба хезмәттәшлек итү өчен яхшы нигез булачак", - диде Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләдә. «Хальдор Топсе» вәкилләре, үз чиратларында, Татарстан белгечләре өчен стажировкалар оештыру һәм студентлар укыту фикерен хуплауларын әйтте.

"Бездә андый стажировкалар оештыруның бай тәҗрибәсе бар, - дип ышандырдылар алар, - без бик күп илләр белән шул рәвешле эшлибез". Стажировкалар бер айдан алып бер елга кадәр исәпләнгән, дип аныклап китте компания вәкилләре. Алар сүзләренчә, Татарстан белгечләренә иң квалификацияле ярдәм күрсәтеләчәк.

Рөстәм Миңнеханов белгечләр һәм студентлар укыту өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү әзерләп, имзаларга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, компаниянең Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КИТТУ-КХТИ) белән хезмәттәшлеген җайга салырга мөмкин. Татарстан Президенты компания җитәкчеләренә республиканың эре нефть предприятиеләре исеменнән хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

Компания вәкилләре, үз чиратларында, республика территориясендә башка проектлар тормышка ашыру белән кызыксынуларын әйтте. Аерым алганда, бу "ТАНЕКО" ААҖнең нефть эшкәртү куәтен арттыру буенча проект булырга мөмкин.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100