news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Президенты КФУның төзелеп килгән биналарын карады

Рөстәм Миңнеханов КФУның Химия һәм Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында булды

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КФУның А.М.Бутлеров ис. Химия институтының төзелеп килгән бинасында (Лобачевский урамы, 1 нче йорт) һәм Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының яңа корпусында булды. 

Химия институты бинасы төзелеше тәмамланып килә. Бина нигезенә беренче таш 2011 ел сентябрендә Органик химия буенча Халыкара Бутлеров конгрессы кысаларында салынды. 

Рөстәм Миңнеханов студентлар белән аралашты, алар КФУ базасында гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм тикшеренүләргә алынган грантлар турында сөйләделәр.  Шуннан Рөстәм Миңнеханов КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының бинасын карады. Заманча институт – КФУның геология факультетының варисы. Казан университетының ике гасырдан да артык тарихы дәвамында Казан геология мәктәбе дөнья дәрәҗәсендә танылды. Аның атаклы фәнни юнәлешләре арасында - «Палеозой стратиграфиясе», «Минераллар физикасы», «Палеомагнетизм һәм тау токымы магнетизмы», «Нефть геологиясе». 

КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында Рөстәм Миңнеханов лабораторияләр һәм укыту аудиторияләрен карады, шулай ук студентлар белән аралашты. Институт вәкилләре фәнни эшчәнлек, тикшеренүнең заманча алымнарын куллану турында сөйләделәр. 

Биналарны шулай ук Россия элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР министрлары карады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100