news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты Казансу яры концепциясен эшләгәндә Мәскәү тәҗрибәсен файдаланырга тәкъдим итте

Бу хакта ул ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә белдерде

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда яр буеның үз концепциясе булырга тиеш: ул аны "җанландырырга", шәһәр кешеләрен җәлеп итәргә булышачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә белдерде.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды. Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында булуын әйтте. Ул анда реконструкциядән соң төзелгән спорт мәйданчыклары, шугалак, балалар ял итү урыннарын караган. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мондый мультифункциональ мәдәни ял итү урыннарын оештырган вакытта Мәскәү тәҗрибәсен файдалану зарур.

"Яңа яр буенда ял зонасын планлаштыру мөһим, - диде Татарстан Президенты. - Спортның актив төрләре, велосипедта һәм җәяүләп йөрү зоналары башка урыннарда да оештырыла ала. Бу, шул исәптән, - Казандагы Горький паркы, "Kazan Arena" футбол стадионы тирәсендәге территория һәм башкалар".

Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәлә турында түгәрәк өстәлләрдә экспертлар катнашында фикер аышырга тәкъдим итте, дип хәбәр бирде ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Мәскәү тәҗрибәсен андый мәйданчыкларда сәүдә оештырганда да, мәгариф һәм күңел ачу үзәкләре,  парк территориясендә балалар өчен үсеш үзәкләре төзегәндә дә файдаланырга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Казанның Горький исемендәге паркы, яр буе һәм башка мәйданчыклар кешеләргә кызыклы булырга, аларны җәлеп итәргә тиеш. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, беренче чиратта, мондый заманча ял һәм активлык зоналары планлаштырылган мәйданчыкларны Казанда булдыру кирәк, шуннан Татарстан башкаласы тәҗрибәсендә - Чаллы, Әлмәт һәм республиканың башка шәһәрләрендә.

Фотосурәт http://prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot