news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты Казанның халыкара мәктәбендә булды

Узган елның 1 сентябрендә мәктәп әзерлек елы режимында эшли башлаган иде

  (Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның халыкара мәктәбендә (International School of Kazan) булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ТР Президентын ТР премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар озатып йөрде.

Мәктәп Мәүлетов урамы, 5 йорт адресы буенча урнашкан һәм узган елның 1 сентябрендә әзерлек елы режимында эшли башлады. Мәктәп комплексы элеккеге 54 нче һөнәр лицее территориясендә урнашкан һәм берничә бинадан, тулай торактан тора. Уку корпусларында капиталь ремонт үткәрелгән, ике катлы бина базасында башлангыч сыйныф укучылар өчен заманча кабинетлар ясалган.

Комплекс проекты дизайнын "Fielding Nair International" (АКШ) архитекторлар төркеме башкарган.

Башлангыч мәктәпнең директоры - АКШтан Джейн Острандер (Jane Ostrander).

Рөстәм Миңнеханов өчен Казан халыкара мәктәбе презентациясе оештырылган иде. Джейн Острандер уку процессын оештыру принциплары, укытучылар штатын формалаштыру турында сөйләде. Мәктәптә Бөекбритания, Яңа Зеландия, Кытайдан һәм башка илләрдән халыкара укытучылар командасы укытуы ниятләнә. Барлык дәресләр дә (математикадан кала) инглиз телендә укытылачак. Башлангыч сыйныфка 6 яшьлек балалар кабул ителә. Һәр сыйныфта укучылар саны 16 дан артмаячак.
Аннары архитекторлар төркеме вәкиле чыгыш ясады. Ул Казан халыкара мәктәбе кампусы генераль планы тәкъдим ителде.

Татарстан Президенты уен һәм уку сыйныфларын карады, мәктәп ашханәсендә булды, укучылар белән аралашты.

Рөстәм Миңнеханов чит ил укытучыларын һәм әлеге мәктәптә хезмәт куячак башка хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot