news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Казанда шугалаклы уникаль балалар бакчасын ачты

Тантанада шәһәр мэры да катнашты

 (Казан, 30 август, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Бүген, Республика һәм Казан шәһәре көнендә, республика башкаласының Яңа Савин районында уникаль “Умка” балалар бакчасын ачу тантанасы булды. Бу Татарстанда ясалма боз катырылган шугалаклы бердәнбер балалар бакчасы булуы белән үзенчәлекле. Бакча ачылышы тантанасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчелеге вәкилләре килде.

2013 елгы Универсиада символы һәм Казан “Ак Барс”ының баш җанатары булган Барсик катаншындагы прологтан соң, кунакларны әлеге учреждение мөмкинлекләре белән таныштырып, экскурсия уздырылды.

Спортзалда кызлар инструктор карамагында стэп-аэробика белән шөгыльләнсә, музыка залында балалар барабан кагалар, бииләр, яшь хоккейчылар исә бозда беренче адымнарын ясый иде. Хоккей белән мавыгучы Рөстәм Миңнеханов та читтә кала алмастан, ботинкаларында килеш бозга басып аның сыйфатын сынады, аннары булачак хоккейчылар белән бергә фотога төште.

Ата-аналар, балалар һәм бакча төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Умка” – уникаль балалар бакчасы, республикада башка андый юк. Безнең киләчәгебез – безнең балаларыбыз. Быел без тагын 10,5 мең урынга исәпләнгән 56 балалар бакчасы төзибез”, - диде.

Республика Президенты, яңа балалар бакчасында һәрвакыт күтәренке күңел булсын, балаларның көлешкән тавышлары яңгырап торсын, ә ата-аналарга сабыйлары уңышларына куанырга насыйп булсын, дип теләде. Рөстәм Миңнеханов бакчага бүләк итеп китерелгән интерактив классны мөдир Екатерина Репинага презентацияләде.

“Умка” 85 нче балалар бакчасы мөдире журналистларга хәбәр иткәнчә, бина 220 урынга – 11 төркемгә исәпләнгән. Хәзерге вакытта балалар туплау һәм кадрлар белән тәэмин итү эше бара. Мәктәпкәчә учреждениенең өстенлекле юнәлеше – балаларны сәламәтләндерү, чыныктыру һәм спорт. “Шулай булуга карамастан, яшь ярымнан алып җиде яшькәчә без балаларны карау, өйрәтү белән шөгыльләнәчәкбез”, - диде ул.

Шугалакта бәләкәй балалар тәҗрибәле тренер карамагында хоккей уйнарга, фигуралы шууга өйрәнәчәк, “Ак Барс” балалар мәктәбе тренерлары белән бу хакта сөйләшү-килешү булган. “Умка”да тәрбияләнүче балалар шугалакка бушлай йөриячәк, ә башка балалар бакчаларыннан – коммерция нигезендә. Шушы балалар бакчасында ортопедия, психолог кабинетлары, физкультура, музыка заллары һ.б. була.

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100