Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты Казанда "Җиңү һәм Дуслык аллеясы”н утыртуда катнашты
Рөстәм Миңнехановны Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы ветераннары каршы алды.
(Казан, 29 апрель, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Бүген бөтен республика шәһәр һәм районнары Бөтенроссия экологик "Яшел Россия" өмәсенә кушылды. Территорияне чүп-чардан җыештыру һәм агач утырту Казандагы берничә мәйданчыкта оештырылды. Җиңү паркында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.
Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде. Өмә вакытында аларны паркта Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм милли-мәдәни автономия вәкилләре каршы алды. Алар бергәләп "Җиңү һәм Дуслык аллеясы"н утыртуда катнашты, биредә сирен куаклары утыртты.
"Май бәйрәмнәре алдыннан Җиңү паркында өмә уза. Минемчә, акциядә катнашкан һәр кеше моның белән горурланыр. Бу чарада бөтен республика катнашты. Мондый эшләрне дәвам итәчәкбез", – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз