news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Казанда Бөтенроссия инженерлык фестивале ачылышында катнашты

Фестиваль 2 нче сентябрьдә башланып, 30 нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ базасында беренче Бөтенроссия инженерлык фестивале старт алды. Аның тантаналы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александо Повалко, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Алманиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич-Зеерхаузен, Алманиянең DAAD академиклар алмашы хезмәте Генераль секретаре Доротея Рюланд һәм башка рәсми затлар катнашты.

Иң элек, мәртәбәле кунаклар Татарстан район һәм шәһәрләренең балалар техник иҗаты эшләнмәләре күргәзмәсе белән танышты. Алар робототехника, авиамоделистлар, 3D-модельләштерү экспозицияләрен карады.

Рөстәм Миңнеханов фестиваль ачылышы уңаеннан ясаган чыгышында, беренче нәүбәттә, барлык кешене яңа уку елы башланып китүе белән тәбрикләде. “Бүген Алмания-Россия яңа технологияләр институты эшчәнлегенә, бөтенроссия инженерлык фестиваленә старт бирәбез. Инженерлык белгечлекләре республика һәм ил өчен зур ихтыяҗга ия, бүген без яшьләрнең аларга актив тартылуын күрәбез, шуңа күрә киләчәктә дә моңа теләктәшлек итәчәгебезгә ышандырам”, - дип белдерде Президент. Ул инженерлык белгечлекләре үсешенә теләктәшлек күрсәтүче предприятие җитәкчеләренә, Алмания-Россия яңа технологияләр институтын булдыру проектын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәткән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына рәхмәтен җиткерде. “Болар барысы да Татарстанның көндәшлеккә сәләтле булуы хакына эшләнә. Җитди әзерлексез, ә әзерлек мәктәп баскычыннан ук башланырга тиеш, инженерлык белән бәйле фәннәрне аңлау, аның нечкәлекләренә төшенү бик авыр”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүенчә, соңгы елларда башкарылган эшнең нәтиҗәсе дә күренә. Президент бирегә килеп, күргәзмәдә катнашучыларга эшләнмәләре, проектлары өчен рәхмәтен ирештерде, һәм киләчәктә мондый проектлар күбрәк булачагына ышанычын җиткерде.

Александр Повалко Бөтенроссия инженерлык фестивалендә катнашучыларга РФ Хөкүмәте исеменнән мөрәҗәгатен җиткерде. Александр Повалко үз исеменнән студентларны һәм мөгаллимнәрне Белем бәйрәме, яңа уку елы башлануы белән котлады. Ул ассызыклап үткәнчә, Россия инженерлык мәктәбе – дөньяда иң көчлеләрнең берсе, аңа дистәләгән еллар буена нигез салынып килгән.

Фестивальдә катнашучыларны һәм аның кунакларын шулай ук Алманиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич-Зеерхаузен сәламләде. “Без Татарстанга зур бизнес-делегация белән килдек, чөнки безнең илләр арасында тыгыз багланышлар яши. Безнең хезмәттәшлекнең киләчәге зур”, - диде ул.

Фестивальдә катнашучыларны видеоэлемтә аша Халыкара космик станциядән 40 нчы экспедиция экипажы әгъзалары да сәламләде.

Фестиваль ачылышына багышланган тантана азагында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның югары уку йортлары студентлары һәм ректорларын ГТО нормаларын тапшыру акциясенә кушылырга өндәде. “Без яшьләрнең сәламәт һәм спортка омтылучан булын телибез. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин белән ГТО нормаларын үзебез инде тапшырдык. Минем башлангычны куәтләвегезне сорыйм”, - дип мөрәҗәгать итте Президент.

Тантанада Белем көне хөрмәтенә байраклар күтәрелде, салют яңгырады.

Инженерлык фестивале ул – инженерлык белемен популярлаштыруга һәм төп дисциплиналар – математика, физика һәм информатиканы тирәнтен өйрәнүгә йөз тоткан бөтенроссия мәгълүмати-белем бирү чарасы. Фестивальдә укучылар һәм аларның ата-аналары, инженерлык вузлары студентлары һәм аспирантлары, мәктәп һәм югары уку йортлары мөгаллимнәре, югары технологияле предприятие экспертлары катнаша ала.

Фестиваль быел 2 нче сентябрьдә башланып, киләсе елның 30 нчы апреленә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында күптөрле чаралар уздыру планлаштырылган, шул исәптән балалар инженерлык үзәген ачу, “Интеллект” мәктәп конференциясен үткәрү, тематик дәресләр, күргәзмәләр, техник мәсьәләләрне чишү буенча идеяләр конкурсы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100