news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Казакъстанның Актүбә өлкәсе хакиме белән очрашты

Яклар ике төбәкнең икътисад, сәүдә, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты

 (Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстанга эш сәфәре һәм Казакъстан белән Россиянең XI Төбәкара хезмәттәшлеге форумы кысаларында Актүбә өлкәсе хакиме Архимед Мөхәмбәтов белән очрашты. Очрашуда “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм “ТАИФ” ААҖ Директорлар Советы рәисе Рөстәм Сүлтиев катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Яклар ике төбәкнең икътисад, сәүдә, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Актүбә өлкәсендә татарлар уңай шартларда яши, төбәк җитәкчелеге ярдәме белән алар милли традицияләрне саклый. 2012 елда Актүбәдә Казакъстанның төп Сабан туе узуын һәм аның РФ чикләреннән читтәге иң шәп Сабан туйларының берсе булын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100