news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Казакъстан Премьер-министры белән очрашты

Аннары Казакъстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев белән дә очрашты

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстанга  сәфәре кысаларында Казакъстан Республикасы Премьер-министры Кәрим Масимов белән очрашты,  дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. 

Казакъстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган очрашуда Россия Федерациясенең  Казакъстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников һәм Татарстан делегациясе әгъзалары: ТР  Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР  Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов,ТРның  Казакъстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Тимергалиев, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей  Когогин, "Ак Барс" холдинг компаниясе" генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар катнашты. 

Башта Кәрим Масимов белән Рөстәм Миңнеханов үзләре генә сөйләште, аннары киңәйтелгән составта очрашу узды. Кәрим Масимов һәм Рөстәм Миңнеханов республика делегациясе әгъзаларын сәламләде.  "Кичә зур күләмле бизнес-форум узды, шулай ук фикерләр алмашу мөмкинлеге дә булды", - дип искәртте Казакъстан Премьер-министры.

ТР Президенты, үз чиратында, Казакъстанда Татарстан көннәрен үткәрелгәне өчен рәхмәт белдерде.  "Без Казакъстанда барган процессларны игътибар белән күзәтәбез, илнең динамикалы үсешен күрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без бик кызыксынып карыйбыз һәм сез үзегездә тормышка ашырганнары кабатларга тырышабыз". 

Ул Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев адресына Татарстанга күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. "Безнең мөнәсәбәтләр Россия-Казакъстан мөнәсәбәтләрен, ике дәүләт башлыгы мөнәсәбәтләрен  истә тотып төзелә, без якыная барабыз һәм бу визит шуңа раслау булып тора", - дип өстәде Миңнеханов. 

ТР Президенты шулай ук Казакъстанның Татарстандагы Генераль консулы эшен дә уңышлы бәяләде һәм күптән түгел  Казакъстанның ТРда тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнгән Рөстәм Тимергалиевны югары даирәгә тәкъдим итте. "Бүген без сезгә зур делегация белән килдек, - дип өстәде ул. - Мин Астана шәһәре хакиме Имангали Тасмагамбәтовка, бизнес-форумны оештырган өчен, рәхмәт әйтергә телим, анда Татарстан предприятиеләре актив катнашты".

Рөстәм Миңнеханов кичә узган очрашулар турында сөйләде, шул исәптән Казакъстанда татар диаспорасы вәкилләре белән очрашу хакында да. "Татар диаспорасы адресына аеруча рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, алар, үз чиратларында, Казакъстан җитәкчеләренә рәхмәтле. Казакъстанда яшәүче татарлар үзләрен бик лаеклы тота, яхшы позицияләр били, шул ук вакытта үзләренең тарихи тамырлары белән дә элемтәләрен саклый, без моны бик хуплыйбыз", - дип ассызыклады ТР Президенты. Аның фикеренчә, Казакъстан татарлары үзләренең милли гореф-гадәтләрен саклый, моны илдә үткәрелә торган Сабан туе  бәйрәме дә раслый. Ул Казакъстанда Сабан туеның бик югары дәрәҗәдә узганын өстәде, былтыр бәйрәм Алматы һәм Уральскида оештырылган булган.

Шулай ук бүген көннең икенче яртысында Казакъстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаевның  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеанов белән очрашуы булды. Очрашу барышында сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышынды. 

Фотосурәт: izbirkom.tatarstan.ru сайтыннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100