news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Казакъстан оборона министры белән очрашты

Татарстан белән Казакъстан хәрби-техник өлкәдә хезмәттәшлекне киңәйтә

  (Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Казакъстан Оборона министрлыгын оборона продукциясе җитештерүче Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Бу хакта Казакъстан оборона министры Имангали Тасмаһамбетов Татарстан Республикасы Президенты белән очрашу барышында белдерде. Астанада узган бу очрашуда шулай ук Россиянең Казакъстандагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников һәм Татарстан делегациясе әгъзалары - ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов , «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Горький исемендәге завод» ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов, «ПОЗИС» ААҖ генераль директоры Радик Хәсәнов, «Казан Гипроннииавиапром» ЯАҖ генераль директоры Борис Тихомиров, «Казан вертолетлар заводы» генераль директоры урынбасары Валерий Пашко катнашты.

Имангали Тасмаһамбетов делегация әгъзаларын сәламләде һәм, Татарстан белән хәрби-техник өлкәдә хезмәттәшлек киләчәктә дә үсеш алыр, дип өметләнүен белдерде. Аның сүзләренчә, Казакъстан предприятиеләрендә «КАМАЗ» өчен комплектлагычлар чыгаруны үзләштерү планлаштырыла. Суднолар төзелешендә Казакъстан хәрби ведомствосы җитәкчелеге Горький исемендәге завод белән хезмәттәшлек мөмкинлеген карый.
Казакъстанга Казанда элегрәк сатып алынган "Ми-17В5" вертолетларына техник ярдәм кирәк булачак, һәм Оборона министрлыгы илдә яңа Авиация-техник үзәк төзегәндә Казан вертолет заводы белән хезмәттәшлеккә исәп тота.

Казан дары заводы, министр сүзләренчә, Казакъстанда төзелүче патроннар заводы өчен дары китерәчәк.

«Сезнең шундый мәртәбәле делегациягезнең Казакъстанга визиты өчен рәхмәт белдерәм», - дип мөрәҗәгать итте оборона министры Татарстан Президентына.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Казакъстан белән Татарстан предприятиеләре арасында сәнәгать хезмәттәшлегенең күптәннән җайга салынуын билгеләп үтте. «Бу хезмәттәшлекне үстерергә кирәк», - диде Р.Миңнеханов. Хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләренең берсе итеп Татарстан Республикасы Президенты IT өлкәне атады.
ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Казакъстан ягына «Гипронииавиапром» Казан проект институты хезмәт күрсәтүләреннән файдаланырга, Казанда җитештерелүче очучысыз аппаратларны алу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Очрашу йомгаклары буенча яклар уртак эш төркемнәре төзү турында сөйләштеләр, 2015 елның гыйнварында алар Татарстан предприятиеләре мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнәчәк һәм Казакъстан Оборона министрлыгы сораулары буенча хезмәттәшлекнең төгәл юнәлешләрен билгеләячәкләр, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100