Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты катнашындагы утырышта «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы сәнәгатьнең перспективалы технологияләре турында фикерләште
Утырышта нанотехнологияләр, азык аксымы җитештерү турындагы докладлар тыңланды
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Әнвар Маликов). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында Татарстан сәнәгатендә кулланыла торган перспективалы фәнни эшләнмәләр турында докладлар тыңланды.
Углерод наноматериаллары җитештерү һәм аларны Татарстанда куллану турында "Алдынгы тикшеренүләр һәм технологияләр" фәнни-җитештерү производствосы (Минск) Директорлар советы рәисе Сергей Жданок чыгыш ясады. Наноструктурлашкан углерод Белоруссиянең 5 цемент заводында бетон җитештерүдә кулланыла, бу аның ныклыгын көчәйтә. "Белшина"да сынаулар да уңышлы булып чыккан: наноматериалларны автопокрышкалар җитештерүдә файдалану резинаның ныклыгын арттырган.
Моннан тыш, углерод наноматериаллары электр химиясе чыганакларында электрод материаллар сыйфатында гальваник капланмалар йөгертү, полимер материалларга һәм ясалма җепселләргә өстәмә сыйфатында да перспективалы. Наноструктурлашкан углерод куллану, әйтик, полиамид, полиэфир, вискоза һәм полиакрилонитриль җепселләрнең ныклыгын 30-40 процентка арттыра.
Рөстәм Миңнеханов наноуглеродны Татарстанда, аерым алганда, "КАМАЗ"да, авиа- һәм вертолет төзелешендә, полимерлар җитештерүдә куллануның максатка ярашлыгын җентекләп өйрәнергә тәкъдим итте, шул ук вакытта ахыргы продукциянең үзкыйммәтте иң әһәмиятле мәсьәлә.
Терлекчелек өчен аксым проблемасын чишү юллары турындагы доклад белән Д.И.Менделееев исемендәге РХТУның химик-фармацевтик технологияләр һәм биомедицина препаратлары деканы Евгений Офицеров чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, чын терлекчелек азык аксымы булган җирдә башлана. Шул ук вакытта бу сыйфатта чит илдән кертелгән соя өстенлек итә, ә ул соңгы вакытта шактый кыйммәтләнде. Соя аксымына караганда сыйфатлырак аксым табигый газдан микроорганизмнар тарафыннан эшкәртелә. Евгений Офицеров шундый ук производствоны Татарстанда оештыру тәкъдиме кертте. Утырышта производствоның тәҗрибә этабы бизнес-планын карарга тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз