ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 20 еллыгы - "Татар-информ" агентлыгындагы брифинг темасы
ММЧ вәкилләре катнашу өчен чакырыла
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 мартта, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды оешуга 20 ел тулуга багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада "ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" коммерцияле булмаган оешманың башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин катнашачак.
ММЧ вәкилләре pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча аккредитация уза ала.