news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә семинар уза

Гамәли дәресне ТР Конституция суды хөкемдары, сәясәт фәннәре кандидаты, доцент Любовь Гусева үткәрә

(Казан, 11 февраль, “Татар–информ”). Бүген ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә “Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда Административ хокук бозулар турында РФ кодексын куллану. Административ җәзаның максаты һәм төрләре. Административ җәзаның билгеләнеше” дигән темага гамәли дәрес уза.
Гамәли дәрес административ комиссия эшен оештыру һәм Казан башкарма комитеты аппаратының административ контрольне координацияләү идарәсе хезмәткәрләрен укыту кысаларында үткәрелә.
Гамәли дәресне ТР Конституция суды хөкемдары, сәясәт фәннәре кандидаты, доцент Любовь Гусева уздыра.




news_right_1
news_right_2
news_bot