news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты карамагындагы комиссия 2016 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылучылардан эшләр кабул итә башлый

Киң танылган,ил һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән әдәбият-сәнгать әсәрләре, сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәсендә фәнни тикшеренүләр карала

(Казань, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Президенты карамагындагы комиссия 2015 елда Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясенә дәгъва кылучылардан эшләр кабул ителүен белдерде, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Киң танылган, ил һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәсендә фәнни тикшеренүләр тәкъдим ителә. Премия алуга эшләрне 2016 елның 15 февраленә министрлык һәм ведомстволар, дәүләт, иҗтимагый һәм иҗади оешмалар, фәнни берләшмәләр, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары тәкъдим итә ала.

Документларны тапшыру турында сораулар белән Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 адресы буенча ТР Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәргә була. Элемтә өчен телефоннар: (843) 264-74-44, 264-75-14, 264-75-08.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100