news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты карамагындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе Ирландия илчесен көтә

Илченең Татарстанда булу программасы кысаларында «Евроюс-Казан» Европа клубы белән танышу да каралган

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген кич ТР Президенты карамагындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе укытучылары һәм студентлары белән очрашуга Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Филип Макдона килер дип көтелә.

 Илченең Татарстанда булу программасы кысаларында «Евроюс-Казан» Европа клубы белән танышу да каралган. Әлеге клуб Европа илләре белән элемтәләрне ныгытуны, Татарстан һәм Европа илләре яшьләре хезмәттәшлеген үстерүне максат итә, диелә академиядән алынган хәбәрдә.

Клубка ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгы белән ТР Президенты карамагындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе тарафыннан быел апрель аенда нигез салынган, бу эштә Европа комиссиясенең Россиядәге вәкиллеге, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты, ТР Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары, шулай ук Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе, ТР яшь галимнәр советы кебек иҗтимагый оешмалар ярдәм күрсәтә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100