news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты “КАМАЗ” ААҖ генераль директорына “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены тапшырды

С.Когогин әлеге югары дәүләт бүләгенә күпьеллык намуслы хезмәте, автомобиль төзелеше тармагы үсешенә керткән зур өлеше өчен лаек булды

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены тапшырды. Казан Кремлендә узган тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Сергей Когогин әлеге югары дәүләт бүләгенә күпьеллык намуслы хезмәте, автомобиль төзелеше тармагы үсешенә керткән зур өлеше, актив эшчәнлеге өчен лаек булды. Рөстәм Миңнеханов бүген орден тапшырганда “КАМАЗ” җитәкчесенә алдагы эшчәнлегендә уңышлар теләде. Президент Сергей Когогинның илдә автомобиль төзелеше үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. “Сез илнең иң эре машина төзелеше предприятиеләренең берсен җитәклисез. “КАМАЗ”дагы эш тәҗрибәгез бәяләп бетергесез”, - дип белдерде ТР Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot