Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты Калининград өлкәсе губернаторы белән очрашты
Очрашуда шулай ук вице-премьер – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан мэры Илсур Метшин катнашты
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә үтте, анда шулай ук ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан мэры Илсур Метшин, Калиниград өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Рольбанов, Калининград башлыгы Александр Ярошук катнашты.
Очрашу барышында яклар Татарстан һәм Калиниград өлкәсенең хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр.
Казанга сәфәре барышында Николай Цуканов төзелә торган стадионда, Казан IT-паркында, Универсиада Авылында булган инде. Казан Кремлендә кунаклар өчен Кол Шәриф мәчетенә һәм Благовещение соборына экскурсия оештырылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз