news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты Испания илчесе белән очрашуда: Бүген уңай мөнәсәбәтләрне саклау мөһим

ТР Президенты Испаниянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Игнасио Ибаньес белән очрашты.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Испания Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Игнасио Ибаньес белән очрашты, дип хәбәр итә республика лидерының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов илчене Испания җыелма командасының Футбол буенча дөнья чемпионаты матчында җиңүе белән котлады. Испания – Иран матчы кичә «Казан Арена» стадионында узды.

Очрашу барышында яклар Испания һәм, Россиянең бер төбәге буларак, Татарстан арасында кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Аерым алганда, туризм тармагы, мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәләрендәге хезмәттәшлекне үстерүнең әһәмияте билгеләп үтелде.

Рөстәм Миңнеханов автокомпонентлар җитештерү, машина төзелеше, мәгълүмати технологияләр, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм сәламәтлек саклау өлкәләрен Испания компанияләре тәҗрибәсе зур әһәмияткә ия булган тармаклар, дип атады. Бездә мондый юнәлешләр күп, диде ул.

«Бүген уңай мөнәсәбәтләрне саклау мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Игнасио Ибаньес илче вазифасында әле бер ел гына эшләве хакында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүген Испания илчелегендә Россия төбәкләрен өйрәнү, төбәкләргә сәфәр кылуның мөһимлеген аңлыйлар. «Россия төбәкләре белән танышу – безнең өчен әһәмиятле мәсьәлә», - диде илче әфәнде.

«Бүген без көн дәвамында очрашулар үткәрәчәкбез, бу да безнең өчен яхшы мөмкинлек», - дип искәртте Игнасио Ибаньес. 

news_right_1
news_right_2
news_bot