news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР Президенты Ислам конференциясе оешмасы Генераль секретаре урынбасары белән очрашты
Очрашу барышында Татарстан һәм Ислам конференциясе оешмасы структуралары арасында хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды
Скопировать ссылку
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Ислам конференциясе оешмасы Генераль секретареның беренче урынбасары Абдалла бән Абдеррахман бән Бәкр Әлем белән очрашты.
Олы кунакны сәламләп, М.Шәймиев Татарстан Республикасына игътибар күрсәткәне өчен аңа рәхмәт белдерде. “Сезнең визит – халкыбызга карата гаять зур ихтирам билгесе. Без үзебезгә карата мондый игелекле мөнәсәбәтнең кадерен беләбез. Безнең элемтәләрнең елдан-ел ныгый баруына бик тә шатбыз”, - диде ТР Президенты.
Абдалла бән Абдеррахман бән Бәкр Әлем Минтимер Шәймиевкә җылы кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм Ислам конференциясе оешмасы Генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглу исеменнән изге теләкләрен җиткерде.
“Сездә кунакта булуыма бик тә шатмын. Биредә күргән бар нәрсә миндә соклану хисләре уята. Татарстанда, тулаем алганда Россиядәге кебек үк, борынгы тарих һәм цивилизация үзара яраша”, - дип ассызыклады кунак.
Очрашу барышында Татарстан һәм Ислам конференциясе оешмасы структуралары арасында хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
Очрашуда Россия Федерациясенең Ислам конференциясе оешмасы каршындагы даими вәкиле Камил Исхаков, ТР Президенты каршындагы Халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot