news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР Президенты исеменә Вәгыйз Минһаҗевтан телеграмма килде
“Вамин-Татарстан” ААҖнең генераль директоры Минтимер Шәймиевка саву күләменең югары булуы турында хәбәр итте
Скопировать ссылку
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә “Вамин-Татарстан” ААҖнең генераль директоры Вәгыйз Минһаҗевтан телеграмма килде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Телеграммада: “Сезгә зур канәгатьлек хисе белән “Вамин-Татарстан” ААҖ коллективы тарафыннан беренче тапкыр тулай савым күләме тәүлегенә 500 тоннага җиткерелүен белдерәм. Бу Татарстан инвесторлары арасында гына түгел, ә Россия Федерациясе компанияләре арасында да иң югары күрсәткеч. Көн саен җәмгыять предприятиеләрендә 2000 тоннадан артык сөт эшкәртелә, 150 төрдән артык продукт җитештерелә. Бу нәтиҗәләргә Сезнең һәм республика хөкүмәте ярдәменнән башка ирешеп булмас иде. Без Сезгә күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәбез һәм “Вамин-Татарстан” ААҖ коллективы тагын да югары нәтиҗәләргә ирешергә омтылачак, дип ышандырабыз”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot