news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Iran Markaz компаниясе башлыгы белән туризмны үстерү хакында фикер алышты

Iran Makraz компаниясе Иран базарында туризм һәм сәяхәтләр өлкәсендә эшли.

ТР Президенты Iran Markaz компаниясе башлыгы белән туризмны үстерү хакында фикер алышты
prav.tatarstan.ru

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның Iran Markaz компаниясе директоры Якуб Гасеми белән туризмны үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Iran Makraz компаниясе Иран базарында туризм һәм сәяхәтләр өлкәсендә эшли. Чит ил туристларына ул, беренче чиратта, дөнькүләм мәдәни мираска караган тарихи һәйкәлләр белән таныштыруны күздә тоткан экскурсия программалары тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Президенты Россия һәм Иран арасындагы мөнәсәбәтләрнең гамәлдәге багланышларны үстерергә мөмкинлек бирүен һәм Татарстанга килүче чит ил туристларының саны сизелерлек артуын билгеләп үтте.

«Туристик мөмкинлекләрне киңәйтү безнең халыкларның якынаюына да китерде», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанда да, Иранда да мәшһүр тарихи һәм мәдәни объектлар булуына игътибар юнәлтте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100