news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Инвестиция-венчур фонды партнерлары белән технологияләрне коммерцияләштерү турында фикерләште

Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестиция-венчур фонды оештырган эшлекле иртәнге ашта катнашты

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов технологияләрне коммерцияләштерү уңышлары, перспективалары һәм бурычларына багышланган рщсми иртәнге ашта катнашты. Аны ТР Инвестиция-венчур фонды оештырган иде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Чара "Татарстан Республикасының 50 иң яхшы иннновацион идеясе" X юбилей конкурсының җиңүчеләрен бүләкләүгә багышланган. Иртәнге аш Казандагы "Корстон" комплексында узды. Анда "Россия венчур компаниясе" ААҖ генераль директоры Игорь Агмирзян, Россия венчур инвесторлау ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконен, Татарстан министрлык һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Ни өчен фәнни эшләнмәләр лабораторияләрдән читтә куллану тапмый? Стартапларга уңышлы бизнеска әйләнү өчен нәрсә комачаулый? Инвесторларны инновацион эшчәнлеккә ничек җәлеп итәргә? Чарада катнашучылар әнә шундый һәм башка актуаль сорауларга җавап эзләде.

Эшлекле иртәнге ашның модераторы булган "Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды" комммерцияле булмаган оешмасы директоры Айнур Айделдинов билгеләп узганча, теләсә нинди инновацион фикер базарга эләгүгә, аларга берничә этап узарга кирәк,  арасында - инжиниринг, концепция һәм дизайн эшләү һәм җитештерү. Ул нишләп инновацион эшләнмәләрнең бик азы гына сәнәгый җитештерүгә кадәр барып җитеп, республика икътисадына сизелерлер өлеш кертә алу турында уйланырга чакырды. Уңай мисал сыйфатында "Энерголеспром" (2007 елда ТР Инвестиция-венчур фонды финанс ярдәме белән оештырылган) предприятиесе тормышка ашырган проект тарихын китерде. Предприятие түбән сыйфатлы агачны сыек ягулык итеп эшкәртү өчен сынау җайланма үрнәген эшләгән булган. 

Эшлекле иртәнге ашта күп кенә чыгыш ясаучылар фикеренчә, Россиядә инфрастуруктура, инновацияләрне производствога кертү буенча махсуслашкан оешмалар җитәрлек түгел.

Белешмә өчен: Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды 10 ел эшләгән дәвердә "50 иң яхшы инновацион идея" конкурсы һәм "Идея-100" инновацион проектлар программасы ярдәмендә 11 меңнән артык инновацион идея туплаган, алар арасыннан иң яхшы 1100е сайлап алынган. Федераль дәрәҗәдә инвестиция мәйданчыгы формалаштырылган, төрле тармактагы 154 компаниягә ярдәм ителгән.  

Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100