news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Иннополисның беренче халкы булачак Карнеги-Меллон университеты чыгарылышы яшьләре белән очрашты

Бүген мәгълүмат технологияләре модага иярү түгел, ул – зарурият, дип саный Рөстәм Миңнеханов

 (Казан, 29 август, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген Казандагы «Корстон» комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста беренче яшәячәк «Иннополис» университетын тәмамлаучы магистрлар белән очрашты.

Очрашуда РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров,ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һ.б. рәсми затлар катнашты.

«Иннополис» университеты чыгарылышларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов укуларындагы уңышлары белән котлады, аларны Иннополиста кызыклы эш көтүенә ышаныч белдерде. “Ул дөньяның IT-үзәкләренең берсе булачак. Безнең илебез җитәрлек кадәр куәтле, күп кенә технологияләрне, җиһазларны без читтән сатып алабыз. Бәлки бу эшне үзебездә оештырыргадыр? Соңгы вакыйгалар күрсәткәнчә, күп кенә нәрсәләр үзебезнең дәүләтебездә булырга тиеш. Илебез Президенты моны аңлый. Һәм мөмкин кадәр зур ярдәм күрсәтеләчәк, - дип мөрәҗәгать итте Президент Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең фикерегез, үз-үзегезне ничек хис итүегез бик мөһим. Сез безгә әйткәләп торырсыз, ә без, үзебезнең Иннополис иң уңышлысы булсын өчен, тиз арада карага килербез, хәл итәрбез. Татарстанга рәхим итегез!” – диде андагы яшьләргә республика башлыгы. Ул шулай ук Иннополисның мөһим элементы буларак куәтле мәгариф үзәге, магнит, эшкәртмәләр генераторы булырга тиешле университетын телгә алды. Хәзер безнең IТ өлкәдә белгеч булган күп кенә ватандашларыбыз чит илләрдә эшләсәләр, «Иннополис» барлыкка килгәч, алар шушы мәйданчыкта эшли алачаклар, без аларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәчәкбез, диде ул.

Шуны искәртеп үтик: 2014 елның августында «Иннополис» университеты студентлары төркеме «Мәгълүмат технологияләре магистры - программа эшләүгә идарә итү» программасы буенча Carnegie Mellon University (Карнеги Меллон университеты, АКШ, Питтсбург) партнер университетта укуларын тәмамлады һәм ике магистр дипломы алдылар, шул исәптән партнер университетның рәсми дипломын да. 2014 елның сентябреннән программаны тәмамалаучылар «Иннополис» университетында укыту һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә керешергә тиеш.

Татарстан Президенты очрашуда билгеләп үткәнчә, Казанда аларның кайтуларын көткәннәр. Ул Казан янындагы инновацион юлдаш шәһәр «Иннополис» төзелеше турында сөйләде (бу мәйданчыкта шулай ук «Иннополис» университеты да урнаша), анда кирәкле инфраструктура, технопарклар, IТ-шәһәрнең киләчәк халкы өчен торак төзелә. «Иннополис» шәһәрен Татарстан үсеше өчен мөһим нокталарның берсе дип саныйбыз, диде Рөстәм Миңнеханов, монда «Иннополис» махсус икътисадый зонасы да урнаша, төзелеш барышы һәркөнне тикшереп торыла. IТ-шәһәрнең беренче чиратын вакытында тапшырачакбыз дип ышаныч белән әйтә алам, бу – 2014 ел азагы - 2015 ел башы булачак. Иннополис шәһәре территориясе актив рәвештә үзләштереләчәк, иң мөһиме, андагы барнәрсә дә шәһәрдә киләчәк яшәүчеләргә, иң беренче чиратта, бу мәйданчыкта эшләячәк IТ-белгечләргә, «Иннополис» университеты студентларына, резидент компанияләр вәкилләренә ошарга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, магистрларга «Иннополис» проектын алга җибәрүдә, студентларны укытуда һәм Carnegie Mellon University партнер университетта алган тәҗрибәләрен алмашуда зур өметләр баглана.

РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров билгеләп үткәнчә, магистрлар киләчәк шәһәрендә яшәячәкләр һәм эшләячәкләр: Иннополис “Яшә, укы, эшлә, ял ит” принцибы буенча төзелә, анда беренче яши башлаганнарга да шушы принципны кабул итәргә туры килә. “Шундый тулыкүләмле шәһәр төзелеше барган бердәнбер урын – ул Татарстан, һәм ул Иннополис шәһәре. Сез тарихи вакыйга шаһитларына әйләнәсез, ләкин аңа тыштан түгел, ә эчтән карагыз, чөнки сезгә аның беренче халкы булырга язган, - дип яшьләргә мөрәҗәгать итте федераль министр. – Төрле шәһәрләрдән булсагыз да, сезне Иннополис университеты проекты берләштерә. Сез программалар тәэминаты өлкәсендә дөньякүләм дәрәҗәдәге иң яхшы әзерлекләрнең берсен уздыгыз, хәзер инде белемнәрегезне чынлыктагы эшкәртмәләрдә күрсәтү мөмкинлегегез бар”, - диде министр Карнеги-Меллон университеты чыгарылышларына.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта төп бурыч – Иннополиста инфраструктуралар үсешен тизрәк тәмамлау. “Бик шәп муниципалитет булачак ул. Иннополисның беренче дистә кешесе анда пропискага керде инде”, - диде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада IТ өлкә үсеше, мәгълүмат технологияләрен белем бирүдә, икътисадта, дәүләт идарәсе өлкәсендә һәм авыл хуҗалыгында куллану турында сөйләде. Бүген мәгълүмат технологияләре – модага иярү түгел, ул – зарурият, дип саный Рөстәм Миңнеханов. 10-15 елдан соң «Иннополис» IТ өлкәдә Россиядә иң куәтле үзәккә әвереләчәк, без аның ничек оешуын искә төшерәчәкбез әле, бүген без бу җитди проектны гамәлгә ашыру өчен бөтен көчебезне тупларга тиеш, диде Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100